Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 сентября 2018, 11:15

1119

0

2

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче

Фикес Габдрахман кызы Мортазинага

6 сентябрьдә 60 яшь тула.

Кадерлебез, Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

60 яшь ул – нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул - гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Гомерең хәзинәсенә

Өстәлде тагын бер ел,

Моңайма еллар үтә дип,

Елмай син – бәхетле бул!

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын күңелең,

Шатлык-сөенечләр белән

Тулы булсын гомерең!

Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев