Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 сентября 2018, 14:21

901

0

0

Котлыйбыз!

Район финанс-бюджет палатасы рәисе

Шәүкәт Фатыйх улы Гатинга 5 сентябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле юбиляр! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелекләрен күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта гомер итүегезне телибез!

Сайлаганда тормыш сукмакларын

Ныклы максат алга куйгансыз.

Ил-көн өчен яшәп, гомер юлыгызны

Сокланырлык итеп узгансыз.

Кайда гына хезмәт куйсагыз да,

Күркәм сезнең кылган эшегез.

Чын җитәкче, гадел һәм намуслы,

Зур максатчан, затлы кеше Сез.

Агач аумый, тамыры тирән китсә,

Кеше бөек күркәм эш белән.

Яшәгез Сез ныклы сәламәтлек,

Яшәү дәрте сүнмәс көч белән.

Иң изге теләкләр белән, хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев