Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 октября 2019, 13:49

1075

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, хәзер Лашманда гомер итүче әниебез

Рәмилә Наил кызы Гыйматдинованың

4 октябрьдә туган көне – 55 яшьлек юбилее!

 Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа кояш нурларының җылысын, сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен телибез. Киләчәктә дә тигез тормышта, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә куанып, игелекләрен күреп, безнең күнел җылыбызны тоеп, бер-беребезгә терәк булып яшәргә Ходай насыйп итсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы булган гүзәл сүзнең

Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Сиңа булган чиксез хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән, балаларың Руслан-Ләйсән, Гүзәл;

оныкларың Ранис, Азалия. Безнең теләкләргә әтиебез Илфак та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев