Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 октября 2019, 09:45

946

0

2

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында яшәүче газиз кешебез

Асия Фәсих кызы Шәмсетдинованың 3 нче октябрьдә гомер бәйрәме - 70 яшьлек олуг юбилее.

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сине шушы күркәм бәйрәмең белән тәбрик итеп, күңел түрендәге иң изге теләкләребезне юллыйбыз!

Туар таңнарың гел шатлык-куанычлар гына китерсен, бәхетле картлык көннәрен сау-сәламәт булып каршы алырга язсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын!

Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен ихлас йөрәктән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез! Гомер юлыгызның озын булуын, һаман шулай әти белән пар сандугачлар кебек сайрашып гомер итүегезне телибез! Сезнең мәхәббәтне тоеп яшәү безгә әйтеп бетерә алмаслык көч өсти, илһам бирә. Сез булганга туган йортыбыз ямьле, күңелебез шат, тормыш күгебез аяз.

Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, бик күпләрне сокландырган үрнәк гаилә булып яшәвегезне теләп, улларыгыз Рамил, Ринат, кызыгыз Гөлнара, киленнәрегез Гүзәл, Алия һәм 7 оныгыгыз:
Рәзилә, Ранис, Ралинә, Рания, Рәйлә, Нурия, Раян.
Бу теләкләргә әтиебез Ясәви дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев