Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 июня 2018, 07:45

1837

0

2

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче

кадерле әтиебез, бабабыз Илшат Барый улы Закировка бүген,

2 июньдә 55 яшь тулды.

Хөрмәтле әтиебез, тагын озак еллар сау-сәламәт булып, әниебез Рәмилә белән бәхетле, кайгы-хәсрәтсез гомер кичерегез, хыялларыгыз тормышка ашсын, якыннарыгыз һәм без-балаларыгыз, оныкларыгыз сөенечләр генә китерсен!

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Уйлама әле, әти, картаям дип, 

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән, хатының Рәмилә,

улың Радик, кызың Ләйлә, киявең Раушан, оныгың Әминә.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев