Котлыйбыз!
Лашман авылында гомер итүче, безнең өчен газиз һәм кадерле кешебез – әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем
Раушания Һади кызы Мөбәракшинага 24 мартта 55 яшь тула.
Кадерле, сөекле әниебез! Матур бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа нык сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар тулы мул тормыш телибез. Безгә һәрьяктан сокланырлык үрнәк булуыңа, кылган изгелекләреңә мең-мең рәхмәт сиңа, әни! Алга таба да әтиебез белән тигезлектә, озын гомерле булып, һәр көнгә сөенеп, безгә олы терәк, оныкларыгызга кадерле әби-бабай булып яшәргә язсын!
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән балаларың Миләүшә – Рәмис, Алия, Илфат, оныгың Сәрвиназ.
Бу теләкләргә әтиебез Илдар, әбиебез Рәисә дә кушыла.
Нет комментариев