Котлыйбыз!
Лашман авылында яшәүче Раушания Һади кызы Мөбарәкшинаның
24 мартта 55 яшьлек юбилее.
Яраткан киленебез, җиңгәбез, апабыз, матур бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз.
Син бик күркәм сыйфатларны үзенә җыйган кеше: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр холыклы, уңган-булган һәм бик ярдәмчел. Шулар белән бергә нечкә күңелле, балаларының борчу-шатлыкларын үз йөрәгең аша үткәрүче, дөнья матурлыкларына соклана белүче ханым да, эшен бирелеп башкаручы укытучы да син. Кадерлебез, сиңа тормышта иң зур байлык булган сәламәтлек, гаилә бәхете, озын-озак гомер, күркәм сабырлыклар телибез. Балаларың янәшәсендә матур, сөйкемле булып яшә дә яшә әле.
Сиңа карап сокланабыз һәрчак,
Гел акыллы булдың, түземле.
Рәхим-шәфкатьле син барчабызга,
Ходай олыласын үзеңне.
Иң изге теләкләр белән Фәрхад-Исламия, балалар.
Әлеге котлау сүзләренә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев