Котлыйбыз!
Әмир авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче
МАРАТ ШАКИР улы ГОМӘРОВның 15 мартта 55 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле энебез, улыбыз! Сине туган көнең белән котлап, йөрәк түреннән чыккан барлык матур теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа, Марат, төгәллек, барын да җиренә җиткереп, шартына китереп, пөхтә башкару хас. Бар эшкә дә кулың ятып тора, белемле, актив, кунакчыл да син. Шушы матур сыйфатларың хөрмәт уята. Алдагы көннәрдә дә авырлыкларга бирешмичә, сабыр булып, һәр аткан таңга, килгән язларга сокланып, тормыш иптәшең Гүзәл, кызыгыз Илсөяр белән, үрнәк гаилә булып, озын-озак, исән-сау, бәхетле гомер кичерегез. Куанычлар чишмә булып аксын, Күтәренке булсын күңелең. Иминлектә, безнең белән бергә Үтсен гөрләп синең гомерең.
Ихтирам белән, кайнар котлап, барлык туганнарың һәм әтиебез Шакир.
Нет комментариев