Котлыйбыз!
Иске Үтәмеш авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез Минлерәшит Зөфәр улы Мифтахетдиновның 4 февральдә туган көне – күркәм юбилее!
Кадерле әтиебез, бабабыз, сине зур юбилеең – 70 яшь тулган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Әти! Сиңа аяз көннәр, якты иртәләр, исәнлек-саулык, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, бәрәкәтле озын-озак гомер итүеңне телибез. Картлык көннәреңне бары тик шатлыкта гына үткәр, гел шулай көләч, олы җанлы булып кал.
Сәламәтлек ташламасын сине, әти,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Бүләгебез сиңа – саф теләкләр,
Риза булып кабул ит әле,
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз гомер ит әле.
Иң изге теләкләр белән балаларың Миләүшә-Фәнис, Рашад, оныкларың Рәнис-Айгөл, Булат. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев