Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 сентябрь 2025, 10:25

578

0

0

Котлыйбыз!

Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек.

Хөрмәтле остазларыбыз, ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

әрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугры калуыгыз һәм балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезнең дәрәҗәле булуын телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.

Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләләрегездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез. Барлык балаларыгыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар.

Хөрмәт белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова.

Профсоюз комитеты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев