Котлыйбыз!
Югары Кармалка авылында яшәүче
Татьяна Ефимовна Богомоловага
24 ноябрьдә 65 яшь тула.
Кадерле, яраткан әниебез, тормыш иптәшем, матур юбилеең белән, чын күңелебездән тәбрик итәбез! Син – безнең җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле, иң газиз кешебез. Һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торучы, шатлык-борчуыңны уртаклашучы, төпле киңәш бирердәй кешең булу – ул олы бәхет. Син балаларың өчен генә өзелеп яшәмисең, туганнарың, якыннарың өчен дә олы терәк һәм таяныч. Кайгы-хәсрәт күрми, без – балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде.
Сине яратучы һәм хөрмәт итүче ирең Владимир Николаевич,
балаларың Елена-Александр, Денис-Лидия, оныгың Денис.
Нет комментариев