Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 мая 2024, 10:15

230

0

0

Котлыйбыз!

Безнең өчен бик кадерле кешебез, 
әтиебез Минәхтәм Әхмәт улы Назыйровның (Чирмешән авылы)
24 майда олы бәйрәме – 75 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балаларыңның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен рәхмәт сиңа, әтиебез. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Киләсе көннәрең тыныч булсын, бәхет-шатлыктан гына торсын. Әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып озын гомер итүегезне телибез!
75 яшь –
Артта озын юллар,
Шатлык, сагышлары да булгандыр.
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Асия, балаларың Азат, Ринат-Зөлфия, Ләйсән-Илдар; 
оныкларың Әдилә, Данияр, Раилә, Зәринә, Камилә, Рафаэль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев