Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 мая 2024, 09:34

377

0

5

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче әниебез 
Вәсилә Әхмәт кызы Хәйруллинага 22 майда 55 яшь тула. 

Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни.
Сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһ саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен сиңа, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, якыннарыңның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән балаларың, 
кияү-киленең, оныгың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев