Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

22 апреля 2024, 13:32

196

0

0

Котлыйбыз!

Владимир Ильич Ефремовның (Ульяновка авылы) 22 апрельдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле, яраткан әтиебез, бабабыз, юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син өебезнең нуры, тормышыбызның яме, гаилә учагын саклаучы якты кояшыбыз. Ходай сиңа исәнлек-саулык, матур көннәр, куанычлы хәбәрләр генә бүләк итсен. Рәхмәт янәшәбездә безне аңлап, кайгыртып яшәгәнең өчен.

Гомеребез көзләренә кадәр бер-беребезне хөрмәтләп, якты дөньяның рәхәтен күреп, куаныч-шатлыкларга күмелеп, тигезлек белән яшәргә язсын. Елмаюлы йөзеңә сагыш чаткылары кунмасын, алдагы гомерең яңа куанычлар өстәсен, яшәү дәртең сүрелмәсен!

Кулларыңнан синең гөлләр тама,

Тырышлыгың бар да үзеңнән.

Кадерлебез, исән-сау гына бул,

Нур сибелсен синең йөзеңнән.

Сине яратучы һәм хөрмәт итүче хатының Райлә,

балаларың Андрей-Ольга, Екатерина-Александр, Дмитрий; оныкларың Илья, Азалия, Тимур, Лев.

Теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев