Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

22 апреля 2024, 09:31

218

0

1

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Гөлсирә Гариф кызы Галиуллинаның шул көннәрдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, хөрмәтле әбиебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчебез, һәрвакыт безнең өчен тырышасың. Синең алда баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш телибез. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә без – балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, саулыкта, әти белән тигезлектә яшәргә язсын.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Иң изге теләкләр белән балаларың Рөстәм-Римма, Гөлназ-Илнур, Регина, Эльвина.

Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев