Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 апреля 2024, 08:05

403

0

0

Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында яшәүче әниебез, әбиебез

Миңнур Лотфулла кызы Минһаҗеваның 18 апрельдә 90 яшьлек юбилее

Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Әни, син безнең өчен һаман яшь. Бүгенге көндә әни, диеп әйтер кешебез булу - безнең өчен зур бәхет. Гомереңне тырыш хезмәткә багышлап, яшәешнең язылмаган кануннарын өйрәткән өчен без сиңа бик рәхмәтле. Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың өчен син йолдызларның  иң яктысы. Гөлләрнең хуш ислесе, эссе көндә күләгә, караңгы төндә якты ай, болытлы көндә нур сибүче кояш булып торасың. Сиңа нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңел түребездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне аңлатып бирә алмабыз кебек. 
Юбилеең белән котлап, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, безгә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Авырмыйча гына озак яшә, 
Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.
Безнең белән бергә-бергә
100 яшеңне үткәр гөрләтеп.

Олы хөрмәт белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев