Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

06 апреля 2024, 08:00

652

0

3

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче

Люция Илтөзәр кызы Галләмовага 6 апрельдә 55 яшь тула.

Кадерле туганыбыз! Туган көнең – юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт, тормыш иптәшең Марат белән тигезлектә, кызыгызның, улыгызның игелекләрен күреп, шатлык-куанычларга төренеп, озын-озак, бәхетле тормыш итәргә насыйп булсын. Син һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз, гел дә шундый булып кал. Йөзеңдә елмаю чаткысы беркайчан да сүнмәсен, безне һәрчак сөендереп яшә! Ходай Тәгалә сиңа шул бәхетләреңә сәламәтлекләр өстәп торсын. Амин.
Сиңа безнең хөрмәтебез олы,
Урын алсын йөрәк түрендә.
Гаилә, бала куанычы белән
Игелек күреп яшә гомергә.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын,
Тормыштагы кылган игелегең
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Теләкләрең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын тормышыңның күге –
Без калабыз шушы теләктә.

Яратып һәм ихтирам итеп туганнарың 
Зөлфия, Зөлфирә, Сиринә, Фәнис-Миләүшә һәм балалар.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев