Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 апреля 2024, 08:05

212

0

1

Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә гомер итүче

Рафис Хәсән улы Вахитовның 5 апрельдә 60 яшьлек юбилее.

Җизни - безнең өчен үрнәк өлгесе. Авыр вакытларда ярдәм кулы сузучы булышчыбыз, киңәшчебез. Кадерлебез, сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, апабыз Гөлчәчәк белән тигезлектә, хәерле, озын гомер кичерүегезне телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген тоеп, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын.
Гомер юлың озын-озак булып,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Без телибез сиңа теләкләрнең
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Барыбызның күңел җылысын.

Иң изге теләкләр белән Әнәс-Минзилә, Гөлсинә, Гөлсирин һәм балалар.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев