Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

31 марта 2024, 08:15

217

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче иң яраткан, иң кадерле кешебез – безнең әниебез
Асия Закирҗан кызы Назыйрованың 1 нче апрельдә олы бәйрәме, 75 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балаларың һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез. Әти белән бер-берегезгә терәк булып матур итеп яшәгез!

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,

Япь-яшь булып калсын күңелең.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез

Булсын иде тулы, түгәрәк.

Синнән җылы алып һаман шулай

Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әхтәм, балаларың Азат, Ринат-Зөлфия, Илдар-Ләйсән;

оныкларың Әдилә, Данияр, Раилә, Зәринә, Камилә, Рафаэль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев