Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 марта 2024, 08:32

470

1

9

Котлыйбыз!

Яраткан сеңелебез Гөлшат Әмин кызы Әгъләмованың 14 мартта туган көне.

Гөлшат Әмин кызы Әмир авылында Әмин абый белән Рәшидә апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Аның исеме җисеменә туры килеп тора. Шат күңелле, киң холыклы, туган җанлы, ярдәмчел безнең сеңелебез! Туган авылыбызны Гөлшаттан башка күз алдына да китереп булмый. Карты белән картларча, яше белән яшьләрчә була белә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче hәркемгә бик теләп булыша. 
Гөлшат hәрдаим авылда төрле чаралар, концертлар, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырып, авыл тормышын ямьләндерә. Аның җитәкчелегендә “Ак калфак” оешмасы гөрләп эшләп тора.
Гөлшат сеңелебез, Марат кияү белән исәнлектә-саулыкта, тигез, бәхетле тормышта озын-озак яшәргә язсын. Йөзеңдәге бәхетле елмаюларың беркайчан да сүнмәсен. Әти-әниеңнең, улларыңның, оныгыңның, туганнарыңның күңел җылысын тоеп гөрләшеп яшәргә язсын. Балаларың, оныкларың сөендереп кенә торсын. 
Сагындыра микән үткәннәрең,
Алдамаса икән көткәннәрең.
Бүгенгең дә синең матур булсын,
Көләч йөзең hәрчак балкып торсын. 
Сиңа бездән бары изге теләк,
Белеп яшә! Син безгә бик кирәк!

Сургут шәһәрендә яшәүче туганнарың.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гэлшат!!!Куршем!!!Котлыйм сине Туган кэнен-юбилеен белэн.Сина исэнлек-саулык, тазалык-байлык, бэхетле озын гомер, эшегездэ унышлар,гаилэндэ иминлек,балалар бэхете, оныклар игелеген куреп,Марат белэн тигезлектэ яшэвегезне телим.Абыеннар язганча, авылыбыз Эмирне синнэн башка куз алдына да китереп тэ булмый.Син алдан башлап йэгеруче,уз артыннан барысын да ияртеп алып бара белуче дэ.Гел шулай оптимист булып яшэ.