Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 марта 2024, 08:15

324

1

2

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче Миңнегөл Габдулла кызы Нургатина шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез! Юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Тормышыбызның яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Син - безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен без сина рәхмәтлебез. Көннәреңне гел шатлык, куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр теләп, кызларың Алсу, Алинә, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юбилеен котлы булсын Миннеголь, классташ!