Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 февраля 2024, 08:30

255

0

5

Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче

Рушания Габбас кызы Галиуллинаның 27 февральдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әни.
Юбилеең ишек какты килеп,
Каршы алыйк, әйдә, түргә узсын!
Бәхет булып килсен киләчәкләр,
Алларыңа гомер юлы сузсын.
Сәламәтлек тели сиңа күңел,
Уңыш тели эшләр эшләреңдә.
Хөрмәтебез тоеп яшә, әни,
Матур булсын күрер төшләрең дә.
Шатлыкларга туенып яшә, әни,
Яңа таңың тусын кояш тулып.
Яшә тагын сөенеп һәм сөелеп,
Без яраткан әни, әби булып.

Балаларың: Гөлия-Реваль, Илшат-Диләрә, 
оныкларың: Реналь, Раяз, Ралина. 
Котлауга әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев