Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 февраля 2024, 09:30

500

0

3

Котлыйбыз!

Кадерле туганыбыз Ильяс Габбас улы Шәйхетдиновны олы юбилее  белән чын күңелдән котлыйбыз.

Ильяс Габбас улы 1959 нчы елның 5 февралендә Әмир авылында туа. Лашман урта мәктәбен тәмамлап, шофер hөнәре ала. Шуннан бирле үзебезнең авылыбызда сеңелебез Рәсимә белән гомер итәләр. Ике менә дигән ул үстерделәр. Бабай, диеп өзелеп торучы оныклары бар. Ильяс күп еллар Лашманда катнашазык заводында эшләде, аннан Чирмешәндә райпо системасында шофер булып хезмәт куйды. Эш арасында авыл җирендә авылдашларына күпме печән, салам, утынын ташыгандыр... Төн уртасында күпме кешене больницага илткәндер, аларны санап бетерерлек түгел.
Чит җирләрдә яшәсәк тә hәрвакыт әти-әни өчен күңелебез тыныч иде. Аларга кирәк вакытта ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәделәр. Мең рәхмәт аларга!  
Ильяс! Исән-сау бул, чирләргә, авырлыкларга бирешмичә, Рәсимә сеңелебез белән бәхетле, тигез тормышта, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, баларыңның уңышларына сөенеп озак яшәргә язсын. 

Сургуттагы туганнарың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев