Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 февраля 2024, 10:45

165

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә гомер итүче Михаил Александрович һәм Елизавета Петровна Игнатьевларның 
бергә тормыш коруларына 2 февральдә 60 ел.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабаебыз, бриллиант туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Дистәләрне дистәгә кушып, гомер йомгакларын сүтсәләр дә, бер-берсен аңлап, шатлык-борчуларны уртаклашып, күңел матурлыгын югалтыйча, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшиләр алар. Бүгенге көндә дә әти-әниебез безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, иң изге, иң кадерле кешеләр.  Кадерле әти-әни! Бәйрәмегез котлы, кояшлы, гомерегез озын, тормышыгыз имин булсын.
Иртәгесен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев