Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 января 2024, 08:45

324

0

4

Котлыйбыз!

Кадерле туганыбыз, сеңелебез, апабыз Зөлфия Шакир кызы Әхмәтҗанованың

31 гыйнварда 55 яшьлек күркәм юбилее.

Сабыр холыклы, киң күңелле, һәрвакыт якты йөзле, изге җанлы туганыбыз! Без сине бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң зур байлык – саулык, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Алдагы көннәреңдә дә тормыш иптәшең Саяз белән сау-сәламәт, бер-берегезгә куаныч, терәк булып, балалар, оныклар шатлыгына сөенеп, мул тормышта яшәргә язсын.

Без – туганнар. Безне җаннар түгел,

Каннар тартып бәйли үзенә.

Туганлыкны саклап, хакын хаклап,

Атлыйк бергә гомер үренә.

Бармак арасына ит үсми ул,

Читләр генә безне чит итә.

Бер-береңә терәк, кирәк булып

Яшәүләргә җирдә ни җитә?!

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше

Туганына килеп сыена.

Исәнлектән аермасын Ходай,

Бергә булыйк гомер буена.

Иң изге теләкләр белән туганнарың Рәмзия, Рәис-Гөлсәрия, Фәридә-Җәлил,

бу теләкләргә әниебез, балаларыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев