Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 января 2024, 08:15

297

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче сөекле кешебез Фәния Максуд кызы Галимова
28 гыйнварда 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тормышымның чәчәге, ике кызымның әнисе, Фәниям! Олы хөрмәткә лаек әниебез, яраткан, иң мәрхәмәтле әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Бүгенге тормышыбызның шулай түгәрәк, матур һәм нык булуында, жаным, синең өлешең зур. Шуңа да бу дөньяда син булганга рәхмәт әйтеп яшим.
Әниебез, олы рәхмәт яусын, чөнки безне бу дөньяның серләренә төшендереп, хезмәткә хөрмәт тәрбияләп, тормыш сукмагыннан атлар өчен кирәкле белемне алырга ярдәм иттең. Әниебез, сиңа охшарга тырышып, сине үрнәк итеп яшибез һәм балаларыбызны тәрбиялибез.
Иң яраткан, мәрхәмәтле әбиебез! Бәйрәмең белән котлыйбыз һәм шундый әбиебез булганга горурланабыз.
Барыбыз да сиңа исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, бабабыз, әтиебез белән пар канатлар булып, озын гомер насыйп булсын дип телибез.

Тормыш иптәшең Рауфан, кызларың Ләйлә, Айгөл, кияүләрең Сирин, Илнар, 
оныкларың Сәйдә, Самир, Раян.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев