Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 января 2024, 08:05

214

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче Тәнзилә Әхмәдулла кызы Борһанованың 28 гыйнварда олы юбилее, аңа 75 яшь.

Безнең өчен бик кадерле, сабыр холыклы, киң күңелле, олы йөрәкле әниебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең иң олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә әтиебез белән пар канатлы булып, күңел тынычлыгы белән, безне сөендереп, кадер-хөрмәтебезне тоеп яшәргә язсын сиңа.
Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез. Безгә- өч балаңа гомер биргәнең, кадерләп үстергәнең, әле дә кайгыртып яшәвең, ярдәмең өчен мең рәхмәт, әниебез!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә
Йортыбызны җылытучы учак, 
Нур сибүче кояш син безгә.
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле!

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың. 
Бу теләкләргә әтиебез Миндар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев