Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 января 2024, 10:37

281

1

2

Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында гомер итүче кадерле кешебез

Фатыйма Исмәгыйль кызы Галимованың 19 гыйнварда туган көне, аңа 85 яшь тула.

Әнием, әбиебез! Гомер бәйрәмең, юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Тормышың намуслы хезмәттә үтте, тырыш, тәвәккәл, туры сүзле, кешелекле, минем өчен яшәеш чыганагы булдың. Әтием белән кадерләп үстереп, олы юлга чыгардыгыз. Сезгә Аллаһының мең рәхмәте яусын.
Алдагы көннәреңдә дә нык сәламәт, җан тынычлыгында, үз аңыңда, үз аягыңда булып, биш вакыт намазыңны калдырмыйча, безгә хәер-фатихаңны биреп матур картлык кичер, әнием.
Кояш җылысына җыелгандай 
Сыенабыз, әни, яныңа. 
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп, 
Яшә, әни, яшә тагын да.

Иң изге теләкләр белән балаларың Альберт-Гүзәл, Айзилә, Айбулат, кодагыең Розалия.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фатыйма апа,күршем.Сине чын күңелемнән туган көнең белән котлыйм.Син һаман матур, көләч йөзле.Гел шулай якыннарыңның хөрмәтен күреп яшәргә язсын.Ихтирам белән Мөнирә.