Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 января 2024, 09:43

110

0

0

Котлыйбыз!

Аксубай районының Пионер бистәсендә туып үскән, хәзер Әккәрәй авылында яшәүче

Таисия Дмитриевна Сипатрова (Быстрова) 19 гыйнварда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине йөрәктәге иң изге, иң ихлас теләкләр белән кайнар котлыйбыз. Һәр туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, күңелең күтәренке булсын. Син барында өебез нурлы, якты һәм җылы. Алдагы көннәреңдә дә нигезебезнең нуры булып, балалар-оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә, бәрәкәтле, куанычлы озын, бәхетле гомер кичерергә язсын.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,

Синең белән туган йорт ямьле.

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Алексей Федорович,

балаларың Сергей-Вера, Андрей-Васса, Петр-Нина, Елена-Анатолий,

Светлана-Юрий, Вероника-Владимир, 14 оныгың, 9 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев