Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 января 2024, 08:35

437

0

6

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче Фәрһад Әхтәм улы Нуртдиновның

13 гыйнварда туган көне – 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Син кояш нурыдай һәр көнебезне яктыртып, җылытып торасың, күңелгә сөенеч һәм бәхет өстисең. Гомеребез буе акыллы киңәшләреңне ишетеп, синең ярдәмнәреңне тоеп яшибез. Барыбызның да олы таянычы, киңәшчесе син. Сиңа гомернең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, имин мул тормыш телибез. Мәрхәмәтлелек үрнәге булган, хезмәт сөючәнлеге, тыйнак-
лыгы, сабырлыгы белән барыбызны сокландырган кадерлебезне Ходай рәхмәтеннән ташламасын.
Сиңа карап сокланабыз һәрчак,
Гел акыллы булдың, түземле.
Рәхим-шәфкатьле син барчабызга,
Ходай олыласын үзеңне.
Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без,
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет-шатлык кына юлдаш булсын,
Кадерлебез, сиңа гомергә.

Сине яратучы тормыш иптәшең Исламия, 
балаларың Нияз-Ләйсән, Фәнил, Фаяз. 
Әлеге теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев