Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 января 2024, 12:02

219

0

2

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче  Наил Миннәгыйм улы Мусинга бүген 60 яшь тулды. 

Иң кадерле кешемнең – әтиемнең бүген туган көне: 60 яшьлек юбилее.

Аңа  озын, бәхетле гомер, әниебез белән тигез, имин тормыш, балалар куанычы, оныклар рәхәте, корычтай сәламәтлек телибез.

Рәхмәт безгә гомер биргән, тәрбияң, сабырлыгың өчен.  

Әти, син бик тыныч, гадел, олы йөрәкле кеше! Без сине бик яратабыз.

Бу көндә сиңа нәрсә теләсәк тә,

Аз сыман.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һәрчак яшә ямьле яз сыман.

Күк йөзендә чиксез күп йолдызлар:

Иң яктысы фәкать син генә.

Җир йөзендә күпме кеше яши:

Иң кадерле безгә син генә.

Юбилеең котлы булсын,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсен һәрбер көнең,

Шатлыклар килеп кенә.

Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты, матур тормыш -

Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Иң изге теләклэр белән кызларың Ләйсән, Алия, Лилия, кияүләрең Руслан,

Ренат һәм оныкларың Әмир, Радель, Ралина, Реналия, Әминә.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев