Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 декабря 2023, 09:01

406

0

2

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында гомер итүче бердәнбер туганым

Нәфис Гали улы БаҺмановның 2 декабрьдә туган көне

Минем абый олы йөрәкле, юмарт, миһербанлы, шәфкатьле, ярдәмчел, игелекле кеше ул. Аның кылган изгелекләре санап бетергесез, яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Абый, сиңа озын-озак кайгысыз, хәсрәтсез гомер телим. Аллаһы Тәгалә юлларыңда саклап йөртсен, исәнлектән аермасын, ярдәменнән ташламасын Раббым. Әнисә киленебез белән тигезлектә, бергә-бергә балаларыгызны үстереп, рәхәтләрен генә күрегез. Әниебез Рәүзиләне кадерләп торган өчен, Аллаһым үзегезне зурласын. Бәхетле булыгыз туганым.
Туганымның хәлен белдем әле. 
Күрешмәгән күпме көннәр!
Иңнәремнән таулар төшкән кебек! 
Рәхәтләнеп калды күңелләр! 

Иң изге теләкләр белән сеңелең Гөльяр. 
Минем теләкләргә иптәшем Илнур, улым Рифат, кызым Язгөл дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев