Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 ноября 2023, 09:00

375

0

3

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, Чирмешәндә гомер итүче Раушания Сабирҗан кызы Шараповага
1 декабрьдә 65 яшь тула.

Сөекле әниебез! Сине 65 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, әтиебез Минтаһир өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше булып, без - балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Син туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, тормыштан ямь табып, аны башкалар белән уртаклашып, уңышларга куанып яши беләсең. Киләчәктә дә әтиебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта мең яшәргә насыйп булсын!
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет - син булгач.
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минтаһир, 
балаларың Зөһрә-Марат, Раушан-Ләйлә, оныкларың Зилә, Айнур, Әминә, Нурзия.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев