Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 ноября 2023, 08:05

484

0

6

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез Миләүшә Миннерәшит кызы Җиһаншинаның 25 ноябрьдә туган көне –  

45 яшьлек юбилее һәм гаилә корып яшәвебезгә быел 25 ел!

Тормыш киңлекләрен иңләргә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы хатын, балаларыбыз өчен кайгыртучан әни булган кадерлебезне бәйрәме белән котлыйбыз.
Якыныбыз, әниебез! Сәламәтлегең нык, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Тәкъдирләрдә язылган бәхетебез озын гомерле, гаиләбез имин, исәнлегебез нык булса иде. Тигез тормышта игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаиләбез учагын сүндермичә, шул ике улыбызны укытып, олы тормыш юлына чыгарып, оныклар күреп, алар белән горурланып яшәргә наыйп итсен безгә. Амин.
Әниебез! Рәхмәт сиңа безне кадерләп үстерүегез өчен, мәңге яшь бул, картайма бер дә.
Канатларны парлап каксаң гына,
Кыя тауга менү җиңел ул.
Минем өчен гомер буе шулай
Сөеп туймас назлы якын бул.
Шуңа да шул рәхмәт әйтеп яшим,
Язмышыма сине биргәнгә,
Насып итсен Ходай бергәлекне
Гомер көзләренә кергәндә.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәнис,  улларың Рәнис, Булат.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев