Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

14 ноября 2023, 08:15

341

0

2

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, Югары Кәминкәдә яшәүче  Мәймүнә Шәйхетдин кызы Нургатинага 15 ноябрьдә 90 яшь тула.

Әниебез, шушы юбилеең көнендә иң якты теләкләрне, ярату, кадер-хөрмәт белән сугарылган хисләребезне җиткерәсебез килә.
Ни генә теләсәк тә, нинди генә рәхмәт сүзләрен ирештерсәк тә, алар аз булыр сыман.
Син безнең өчен бердәнбер иң кадерле зат. 90 яшьлек юбилей кичәсендә шулай барыбыз да бергә туплануыбыз – сиңа булган чиксез ярату һәм хөрмәт билгесе. Ни кызганыч, әтиебез Нуриман гына синең янәшәңдә юк инде. Әмма без сезне берничек тә аерым күрмибез, сез һаман да бергә сыман. Гомер иткән газиз ирең – әтиебезнең вафат булуы синең өчен мәңгелек йөрәк ярасы булса да, син аны күтәрә алдың, сыгылып төшмәдең, канатың каерылу авыр икәнлеген аңласаң да, сабыр була белдең. Сиңа гомер җиңел бирелмәгән, шуның 50 елга якыны төрле хезмәтләрдә үткән. Шуның өстенә син – яраткан ир хатыны, балаларыңның газиз әнисе, оныкларыңның әбисе, туганнарыңның, якыннарыңның таянычы, авылыбызның хөрмәткә лаек шәхесе дә. Без сиңа гомер буе бурычлы. Нинди генә авырлыклар күреп, без – балаларыңны чын кеше итеп, тәрбияләп үстерүең үзе бер батырлык. Әни кеше өчен газиз балаларыңның уңышлары, тормышта үз урыннарын табып, ил-көн алдында ихтирам казанулары чиксез шатлык түгелмени!
Әни, без сине барлык балаларың, оныкларың, онык-
чыкларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр.

Барлык балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың исеменнән, кызың Мәдинә.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев