Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

10 ноября 2023, 08:27

385

0

2

Котлыйбыз!

Түбән Кәминкә авылында гомер итүче кадерле кешебез – Шәүкәт Камил улы Әгъзәмовка 11 ноябрьдә 75 яшь тула.

Гаилә җанлы, әнибезнең, балаларыңның, оныкларыңның нык терәге, таянычы, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әти! Син безнең ышаныч та, саклау-
чыбыз да, яклаучыбыз да! Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, сау-сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп итсен.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син,
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк!
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп!

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез Миңлегөл,  балаларың, киявең, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев