Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 ноября 2023, 08:15

380

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче Фәридә Лотфулла кызы Миначевага 4 ноябрьдә 70 яшь тула.

Хөрмәтле Фәридә Лотфулловна! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Сез коллективыбызда күп еллар хезмәт куеп, алыштыргысыз белгечкә әверелдегез. Үз эшегезне һәрвакыт зур осталык белән, төгәл һәм күңел җылыгызны биреп башкарасыз. Тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуыгыз белән зур ихтирам һәм хѳрмәт яуладыгыз. Сезгә җир йѳзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, күтәренке рух, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың,
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп,
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык-бәхеткә тулып.

Ихтирам белән район ветеринария берләшмәсе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев