Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 ноября 2023, 08:11

441

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында гомер итүче Гөлсинә Абин кызы Халикова  2 ноябрьдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез, хөрмәтле әбиебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән  котлыйбыз. 
Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчебез, һәрвакыт безнең өчен тырышасың. Инде без – балаларың тормышта үз юлыбызны тапсак та, һаман без дип янып-көеп яшисең. Синең алда баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә: нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар юллыйбыз. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә без –
балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын. 
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Ташламасын сине гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!

Изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев