Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 октября 2023, 09:11

697

2

8

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче Фәрит Шәһит улы Бадаевның 25 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Без сине гомер бәйрәмең уңаеннан котлыйбыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, хөрмәтле, абруйлы булып яшәргә язсын, тормышыңның дәвамы да үткәне кебек бәрәкәтле булсын иде дип телибез. Гел шулай тәвәккәл, булдыклы, кешеләргә кирәкле булып кал!
Тыштан кырыс кебек күренсәң дә, күңелеңдә һәрчак игелек булды, авыр чакта күпләр синдә таяныч тапты, башкаларга ярдәм итү өчен вакытыңны да, киңәш-табышыңны да жәлләмәдең. Дусларың, туганнарың өчен һәрчак имән баганадай терәк син. Гаиләң, балаларың өчен дә син яклаучы да, саклаучы да. Барысы-барысы өчен рәхмәт әйтеп, матур бәйрәмең көнендә алга таба да якыннарыңны сөендереп, читләрне сокландырып яшә, әле бик күп юбилейларыңны тигезлектә, иминлектә үткәрергә язсын.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшә һәрчак ир асылы булып,
Гомеркәең үтсен хөрмәттә!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәкимә,  
балаларыгыз Фәнисә-Нәсим, Фирдүс һәм оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган коне белэн, Фэрит абыйны

    • аватар Без имени

      0

      0

      ФЭРИТ !!!Котлыйбыз СИНЕ ЮБИЛЕЕН БЕЛЭН!!! ИСЭНЛЕК-САУЛЫК,ГАЙЛЭ БЭХЕТЕ,ИКЕГЕЗ ХАКИМЭ БЕЛЭН КАК ПОЛОЖЕНО СТАТУС ДЭУ ЭБИ ДЭУ БАБАЙ УНГАН КУЛЛАР БЭХЕТТЭ ШАТЛЫКТА,ОЗЫН ГОМЕР ТЕЛЭП КАЛАБЫЗ.Исаевлар