Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 октября 2023, 08:20

535

0

3

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче кадерле кешебез Венера Фәссах кызы Хөснелгатина

24 октябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Сабыр холыклы, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кадерле әниебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа җир йөзендәге иң изге теләкләрне җиткерәбез: сәламәт бул, һәрбер көнең шатлыктан гына торсын, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Әтиебез белән бергәләп, бер-берегезгә терәк булып, мул тормышта балаларыгызның бәхетенә сөенеп, озын, тигез гомер кичерергә язсын.

Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә,

Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә.

Керфек какмый үткән озын төннәреңә,

Сөрт яшеңне, ул килешми күзләреңә.

Үзең капмый ризыгыңны биргән өчен,

Моң-зарларын шундук сизгән өчен,

Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен,

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен дә.

Олы ихтирам белән, кызың Регина, киявең Динар, улың Рәзил, оныгың Ренар, безнең теләкләргә әтиебез Минсәгыйть тә кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев