Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 октября 2023, 10:03

679

0

2

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында гомер итүче 
Ясәви Гафурҗан улы Шәмсетдиновка 13 октябрьдә 75 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз – гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны. 
Әти, бәйрәмең белән котлап, бәхетле картлык, шатлык-куанычтан үрелгән тулы озын гомер, саулык, сәламәтлек телибез. Без синең киң күңелле, сабыр, акыллы, гыйлемле, иҗади җанлы булуыңа, заман техникасы белән оста идарә итә белүеңә сокланабыз. Тормышны яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга, тырышып белем алырга, туганнар белән тату яшәргә өйрәткәнең, безне, әниебезне дә бәхетле иткәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Киләчәк гомереңне шатлык, тынычлык, тигезлек, мул нигъмәтләр белән күрергә насыйп итсен.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 75 яшең.

Хөрмәт белән, сине яратып: әниебез Асия,  балаларың, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев