Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 октября 2023, 10:01

396

0

1

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче безнең өчен кадерле һәм якын кешеләребез,

тормыш иптәшем, әтиебез, улыбыз ИЛДАР МӘСХҮТ улы МӨБӘРАКШИНның

һәм энебез, улыбыз ИЛФАТның 4 октябрь көнне юбилейлары. Әтиебезгә 55, улыбызга 10 яшь тула.

Кадерлеләребез! Чын йөрәктән, ихлас күңелдән сезне матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм бары тик иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз.
Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез! Син безнең өчен һәрчак олы йөрәкле, киң күңелле, ачык йөзле, мөләем, ярдәмчел, безнең таянычыбыз булган, үз эшенең остасы, бар күңелеңне балалар тәрбияләүгә биргән, хөрмәткә лаек кеше.
Улыбыз Илфатта да гел синең матур сыйфатлар. Шаян күңелле, мөләем, тырыш, һәр эштә ярдәм кулы сузарга әзер тора, һәрвакыт беренче булып яңалыкка омтыла, безне уңышлары белән сөендерә, зурлардан үрнәк алып үсә.
Кадерле, яраткан, якын кешеләребез! Бәйрәмегез белән котлап, сезгә корычтай нык исәнлек, күтәренке кәеф, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, зур уңышлар, биек үрләр, күңел җылысы, чиксез бәхет, куанычлы көннәр, бәхетле озын гомер телибез. Улыбыз Илфатның уңышларына да һәрвакыт шатланып, горурланып яшәргә язсын. Бәхетле гаилә булып, балаларның игелеген күреп, һәр яңа көнгә сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Раушания, балалар Миләүшә-Рәмис, Алия. 
Бу теләкләргә әниебез һәм әби-бабайлар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев