Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 сентября 2023, 08:31

413

0

0

Котлыйбыз!

Әмир башлангыч мәктәбе укытучысы  Зөлфия Кәшип кызы Галимовага 
30 сентябрьдә 50 яшь тула.

Хөрмәтле Зөлфия Кәшиповна, сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай алдагы көннәрдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә насыйп итсен. Тормыш иптәшегез Венер белән тигезлектә, муллыкта, озын гомер кичерүегезне телибез.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләргез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев