Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 сентября 2023, 10:48

442

0

5

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында яшәүче әниебез  Сәрия Нургали кызы Бикбовага 18 сентябрьдә 70 яшь тула.

Әниебез белеме буенча журналист булса да, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Безне, өч улын да хезмәт сөяргә, игелекле булырга өйрәтеп үстерде.

Кадерле әниебез! Безгә яшәр өчен көч бирәсең, терәк булып торасың. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт, әни. Без синең белән горурланабыз.

Сиңа сәламәтлек, озын, борчу-хәсрәтсез гомер, якыннарыңның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп, әти белән тигезлектә яшәвеңне телибез.

Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә,

Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә.

Керфек какмый үткән озын төннәреңә,

Балам диеп, әйткән назлы сүзләреңә.

Олы юлга безне зурлап озаткан өчен,

Иңнәребезгә пар канатлар таккан өчен,

Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен,

Рәхмәт әйтеп башны иябез сиңа бүген.

 Иң изге теләкләр белән балаларың Азат-Венера, Булат-Гөлфия, Салават-Илмира һәм 7 оныгың.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев