Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 марта 2023, 08:26

363

1

4

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән,  Чирмешәндә яшәүче

Илдар Мәкъсүм улы Нуруллинның 18 мартта туган көне – 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле юбиляр! Озак еллар бергә эшләү дәверендә, без сезнең акыллы җитәкче, кешелекле, оста, зирәк, кыю фикерле, тыйнак булуыгызга сокланабыз. Барчабызга һәрвакыт ачык йөзегез, һәр эштә тәртип, төгәллек яратуыгыз белән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Киң күңелле, ярдәмчел һәм рәхим-шәфкатьле булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Авыр, җаваплы эштә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә иминлек, нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, күңел күтәренкелеге телибез. Тормышыгызны шатлыклы хәбәрләр, сөенечләр генә бизәсен. Якыннарыгыз ихтирамын тоеп, хатыныгыз Алсу белән, балаларыгызның бары уңышларына гына куанып яшәвегезне телибез.

Ихтирам белән, 
“Энерготехсервис” җәмгыяте коллективы.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадерле туганыбыз Илдар ! Без дә шундый күркәм җылы котлауларга теләкләргә кушылабыз ,Алсу белән бәхетле озын гомер кичерергә, балаларыгызның бәхетле ,шәфкатьле- миһербанлы булганнарына сөенеп, туганнар белән аралашып яшәргә насыйп булсын дип сиңа изге теләкләребез юллыйбыз!

    2
    X