Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 января 2023, 10:59

345

0

3

Котлыйбыз!

Утыз Имән авылында гомер итүче кадерле кешеләребез

Гөлзәминә Мөхтәсим кызы һәм Җәүдәт Зәки улы Шәймәрдановларның 
гаилә корып тормыш итә башлауларына 20 гыйнварда 55 ел була.

Газиз әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне бу матур бәйрәмегез   белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Күңел матурлыгын югалтмыйча, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисез. Бүген дә әти-әниебез – безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы иң кадерле кешеләр. Еллар тыныч булып, балаларыгызга, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, җан тынычлыгы, тигезлек, нык сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Аллаһының мең-мең рәхмәтләре булсын сезгә барысы өчен дә.
Сокланырлык гомер юлы үттегез, 
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисез сез, 
Куанасыз һәрбер уңышка.
Якты йолдыз кебек балкыйсыз,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып, 
Торасыз сез күңел түрендә.
Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сезне, хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, кияү-киленнәрегез, 
оныкчыкларыгыз, туганнарыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев