Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

08 января 2023, 08:28

384

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче

МӘДИНӘ ХАФИЗ кызы ХАРИСОВАның 9 гыйнварда гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

Тормышыбызны ямьләп, җаныбызны җылытып, барчабызга рәхим-шәфкатеңне биреп яши белүеңә, күңелеңнең киңлегенә яши-яши сокланабыз. Алдагы көннәрдә дә кайгыртуыбызны тоеп, кадер-хөрмәткә, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, бәхет-шатлыкка күмелеп, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, сау-сәламәт булып хәерле озын гомер кичерүеңне телибез.
Сиңа карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Син тормышны чиксез яратасың,
Син күпләргә үрнәк булырлык.
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Юбилеең котлы булсын,
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңә,
Әни, сиңа мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән балаларың Радик-Ләйсән,
оныкларың Сәйдә, Ризван, Рәхим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев