Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 января 2023, 08:20

240

0

0

Иске Үтәмеш авылында яшәүче бабабыз, әтиебез
СӘГЫЙТЬ ХӘЙДӘР улы ХӨСНЕТДИНОВның 3 гыйнварда күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне.

Кадерлебез! Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син гаиләдә искиткеч әти, ышанычлы ир, дус-туганнарга ярдәмчел, игелекле кеше, безнең таянычыбыз. Изгелекләрең, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа мең рәхмәтлебез. Алгы көннәрдә дә сиңа нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балаларыңның изгелекләрен күреп, пар канатың белән бәхетле, озын гомер итүегезне телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Мәңге, мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак шулай каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Иң изге теләкләр белән балаларың Рөстәм-Гөлшат, Ләйсән-Рамил, 
оныкларың Илнара, Илвина, Рамазан, Айнур, Айназ,

туганнарың һәм кодагыйларың исеменнән тормыш иптәшең Гөлфия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев