Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 января 2023, 07:58

329

0

2

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

МӘСХҮТ ШӘҺИТ улы ШӘФЫЙКОВның 2 гыйнварда туган көне – 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син – көч, түземлек, ышаныч, хөрмәт һәм гаделлек үрнәге. Әти, тормышың дәвам итсен, аның һәр мизгеле бәхетле һәм игелекле булсын. Рәхмәт барысы өчен дә. Без сине бик яратабыз.
Сигез дистә гомер үтеп киткән,
Тиңлисеңдер бары бер мизгелгә.
Олы бәйрәм белән котлап сине,
Җыелабыз өйгә – төп нигезгә.
Олы җанлы изге йөрәк синдә,
Кояштай нур сирпеп яшисең,
Җылың җитә безнең һәммәбезгә,
Иң кадерле якын кешебез син.

Иң изге теләкләр белән,Казанда яшәүче өч балаң, кияүләрең,
дүрт оныгың. Котлау сүзләренә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев