Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 декабря 2022, 09:16

240

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче әтиебез Алик Исмәгыйль улы Әгълүковның  28 декабрьдә - юбилее, 
әниебез Асия Ибнеабин кызының 5 гыйнварда туган көне.

Кадерле, газиз әти, әни! Дөньяга килгән мизгелебездән алып, инде үзебез буйга үсеп гаилә корып, балалар үстерсәк тә безнең өчен «Балам», – дип өзелеп торучы, тугры җанлы газиз кешеләрең янәшәдә булудан да зур бәхет юктыр. Кадерлеләребез! Бәйрәмнәрегез котлы, мөбарәк, бәхетегез һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без - балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәгез иде. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен, яхшы тәрбиягез, төпле киңәшләрегез өчен мең рәхмәт сезгә.
Күңелкәегез сезнең назга тулы,
Барыбызга тигез бүләсез.
Безнең өчен яшәү сезгә Ходай
Насыйп иткән бүләк, күрәсең.
Гомерләрең озын булсын сезнең,
Бәхетләрегез булсын гомерле.
Белеп яшәгез, безнең өчен җирдә
Сез иң изге һәм иң дә кадерле. 

Сезне  яратучы балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев